Центральная библиотека

"Көзге уңыш - көзге муллык"

31 октябрьдә Кадрәк авыл китапханәсендә балаларның көзге каникуллары "Көзге уңыш - көзге муллык" дип исемләнгән бәйрәм белән башланып китте. Балалар көз турында шигырьләр сөйләделәр, табышмакларга җаваплар таптылар, әйтемнәр, мәкальләр белән таныштылар. Төрле уеннар уйнадылар. Көзге муллыкны чагылдырган күргәзмә дә балаларга тәкъдим ителде.