Центральная библиотека

Комсомолның 100 еллыгы

29 нчы октябрь көнне Усай авылы китапханәсендә Комсомолның 100 еллыгына күргәзмә ясалды, әңгәмә корылды. Хаертдинова Хөршидә апа үзен комсомол алулары, комсомол оешмасында нинди эшләр башкарулары турында сөйләде. Башкалар да үзләренең яшьлекләрен, ул вакытта булган кызыклы хәтирәләрен искә төшерделәр. Герой- комсомоллар турында бик күп китаплар укуларын да искә алып үттеләр.