Центральная библиотека

"Без тарихта эзлебез"

27 октябрь көнне Тулбай китапханәсе, клуб мөдире белән һәм балалар белән Комсомолның 100 еллыгы уңаеннан "Без тарихта эзлебез" дигән темага әңгәмә үткәрде. Балалар белән күп еллар китапханәдә эшләп лаеклы ялга чыгучы Билалова Гөлсинә Гариф кызының оендә оештырылган музей белән танышырга бардык. Музейда җыелган комсомол, пионер, октябрятлар значокларын, флажоклары белән таныштык. Гөлсинә апа комсомол турында балаларга сөйләде. Бик күп мәгълуматлар алып кайттык.