Центральная библиотека

"Үткәне булмаганның - киләчәге юк"

27 октябрь көнне Дәвек авыл китапханәчесе Сахабутдинова Г.Х. клуб мөдире Шайхутдинова А.Ф. белән берлектә Комсомолга 100 ел тулу уңаеннан "Үткәне булмаганның - киләчәге юк" дип исемләнгән очрашу, кичә үткәрделәр. Бу кичәдә, бик күп еллар Дәвек мәктәбендә комсомол секретаре булып эшләгән Сабирҗанова Гөлнур апа һәм авыл яшьләре катнашты. Комсомол тормышы яшьләргә дә бик кызыклы булды, комсомол билетларын, значокларын, фотосурәтләрен кызыксынып карадылар һәм сораулар бирделәр. Без клуб мөдире белән шулай ул узебезнең комсомолга керүебез, ул вакытта булган кызыклы, истә калган хәтирәләребезне яңарттык.