Центральная библиотека

"Комсомол в судьбе поколений"

Комсомолның 100 еллыгы уңаеннан Тат.Мөшеге авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханә һәм мәдәният йорты Тат.Мөшеге урта мәктәбендә үткәрелгән "Комсомол в судьбе поколений" дигән чарада катнаштылар. "Мирас" клуб берләшмәсенә йөруче Мостаева Вәсимә апа үзенең күп еллар комсорг булып эшләве турында истәлекләре белән уртаклашты, ул вакытта комсомолның яшьләрне тәрбияләүдә бик зур роль уйнавы турында сөйләде. Укучыларга презентация күрсәтелде. Балалар Устав, комсомол билеты, значогы турында чыгыш ясадылар, укучыларга фильм күрсәтелде.