Центральная библиотека

Укытучылар һәм өлкәннәр көне

9 октябрь көнне Бикбау авылы мәдәният йортында укытучылар һәм өлкәннәр көне уңаеннан лаеклы ялдагы укытучылар һәм тәрбиячеләр бәйрәмгә чакырылды. Мәдәният йорты hәм китапханә хезмәткәрләре бергәләп табын әзерләделәр. Өлкәннәребезне котларга Аю төп гомуми белем бирү мәктәбеннән профсоюз председателе укытучы Фәррахова Гөлүсә hәм укучылар килделәр. Алар үзләренең бик матур концерт номерлары белән өлкәннәрне таң калдырдылар. Укытучыларны котлап китапханәче Нуруллина Әлфия чыгыш ясады. Укытучылар үзләренең укыту дәверендә булып узган кызыклы хәлләрен сөйләделәр. Кунакларның күңелләре булып киттеләр.