Центральная библиотека

"Бер җылы сүз"

4нче октябрь көнне Бикбау авылы мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче Нуруллина А. Өлкәннәр көненә багышланган "Бер җылы сүз" дип аталган кичә уздырды. Кичәгә иң күп китап укучы һәм мәдәният өлкәсендә эшләп чыккан өлкән апалар кунак итеп чакырылды. Өлкәннәребезне чын күңелдән китапханәче Нуруллина А. бәйрәм белән котлады. Кичә сый-хөрмәт белән тулы өстәл артында әзлекле рәвештә котлаулар, теләкләр, җыр, биюләр белән гөрләп барды. Барсынында күңелләре булып киттеләр. Бәйрәмгә 25 Кеше килде.