Центральная библиотека

Өлкәннәр көне

3 октябрь көнне Тат.Мөшеге авылында яшәүче хезмәт ветераны, күп еллар авыл китапханәсендә хезмәт куйган, атказанган мәдәният хезмәткәре Ханова Зөлфирә апаны өлкәннәр көне белән тәбрикләдек. Ул безнең киңәшчебез. Зөлфирә апага сәламәтлек, озын гомер, бәхетле матур картлык телибез.