Центральная библиотека

"Гүзәл ягым - Татарстан"

27 сентябрьдә Кадрәк авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре Җәмәк башлангыч мәктәбендә булдылар. "Гүзәл ягым - Татарстан" дип аталган күчмә күргәзмәгә күзәтү узды. Укучылар ТАССРның тарихы белән таныштылар. Туган як, туган җир турында рәсем конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләр билгеләнде. Укучыларга "Сабантуй" журналы да тәкъдим ителде.