Центральная библиотека

"Табигать сакчылары"

27 сентябрьдә Кадрәк авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә Җәмәк балалар бакчасында булдылар. "Табигать сакчылары" дип аталучы экология иртәсендә табигать түрында китаплар укылды. Эйләнә - тирәбезне сакларга кирәклеге аңлатылды. Шулай ук ТАССР ның 100 еллыгы уңаеннан "Гүзәл ягым - Татарстан" дигән күргәзмә төзелде. Туган якка, Татарстанга багышланган шигырьләрне, хикәяләрне балалар кызыксынып тыңладылар.