Центральная библиотека

Китаплар дөньясында сәяхәт

"Кояшкай" балалар бакчасына йөрүчеләр көзге бер матур көнне, авыл китапханәсендә китаплар дөньясында сәяхәткә килделәр. Алар белән төрле мавыктыргыч әкиятләр, шигырьләр укыдык, табышмакларга җаваплар эзләдек, "авыру" китапка "ярдәм" күрсәттек. Китаплар сезнең һәрвакыт якын дустыгыз булып калсын, - дигән теләктә калдым.