Центральная библиотека

"Исәнме көз"

25 сентябрь көнне Бикбау авылы китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә "Исәнме көз" дип аталган бәйрәм уздырды. Бәйрәмдә оешма кызлары катнашты. Алар үзләре үстергән уңышлар турында сөйләделәр. Көз кызы аларны бәйрәм белән котлады, табышмакларга җавап таптырды һәм көз кызының исеме "Сөмбелә" икәнлеге билгеле булды. Көзге уңышлар өстәле белән бергә бакчачыга кирәкле булган китаплар күргәзмәгә куелды. Ф.Зыятдиновның китаплары белән танышып кителде һәм укырга тәкьдим ителде. Төрле уеннар уйналды, соңыннан көзге уңышлардан пешкән тәмлүшкәләр белән чәй эчтек.