Центральная библиотека

"Тылсым иясе - Алиш"

19 сентябрьдә Кадрәк авыл китапханәсендә А. Алишның 110 еллыгына багышланган "Тылсым иясе - Алиш" дип аталган әдәби дәрес узды. Кадрәк мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Укучыларны авторның биографиясе һәм иҗаты белән таныштырдым.Викторина сорауларына, әкиятләре турында табышмакларга төгәл , дөрес җавап бирделәр.Әкиятләрен укыдылар. Укучылар А.Алишның әкиятләре тырыш, зирәк, тыңлаучан, тыйнак, сер саклый белергә өйрәтә дигән нәтиҗә ясадылар. "А.Алиш- әкиятче" исемле күргәзмә белән таныштылар.