Центральная библиотека

"Абдулла Алиш-язучы да, батыр да"

18 нче сентябрь көнне герой шагыйрь Абдулла Алишның 110 еллыгы уңаеннан Тат.Мөшеге авыл китапханәсендә "Абдулла Алиш-язучы да, батыр да" дип исемләнгән китап күргәзмәсе булдырылды. Мәдәният йорты белән берлектә "Тамчыкай" балалар бакчасына экскурсия оештырылды. Балаларга А.Алишның әкиятләре кычкырып укылды, алар белән әңгәмә үткәрелде, балаларга кыска гына иҗат гомерендә матур әкиятләр язып калдыруы турында сөйләдек, сорауларга җаваплар бирделәр.