Центральная библиотека

"Батыр көрәшче, талантлы язучы"

15 сентябрь Абдулла Алишның тууына 110 ел. Шул уңайдан Наратлы Кичу авылы китапханәсендә "Батыр көрәшче, талантлы язучы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. "Сандугач" балалар бакчасы балаларына Абдулла Алишның үзе һәм аның әсәрләре турында сөйләнелде. "Куян кызы", “Чукмар белән тукмар", "Сертотмас үрдәк" әкиятләрен күрсәтелде.