Л.Н.Толстой туган көне
13 нче сентябрь көнне китапханәче Сахабутдинова Гүзәлия тәрбияче Аскарова Фәридә белән Ләйсән балалар бакчасында Л.Н.Толстой туган көненә багышланган кичә үткәрдек. Балаларны аның иҗаты, китаплары белән таныштырдык. 3 аю әкиятен укыдык һәм кул курчаклары ярдәмендә курсәттек. Толстой әкиятләренең геройлары булган рәсемнәрне балалар белән буядык.