Центральная библиотека

Татарстан республикасы көне

Бүген Бикбау авылы китапханәсендә балалар белән Татарстан республикасы көнен билгеләп үттек. Кайчан бәйсез дәүләт итеп игълан ителүен, кайсы елларда флагы, гербы, гимны кабул ителүе, флагның нинди зур мәгънәгә ия булуы, гербта ни өчен барс рәсеме сурәтләнүе турында аңлатылды. Соңыннан балалар үзләренең һөнәрләрен: җыр биюләрен башкардылар, шигырьләрен сөйләделәр. Татарстан республикасы турында күргәзмә белән танышып бик куп нәрсәләрне белделәр