Центральная библиотека

"Чәчәкле тугай"

18 август Бикбау авылы китапханәсендә "Чәчәкле тугай" дип аталган күргәзмә ясалды. Балалар белән табигать кочагында сәяхәттә булдык. Бу сәяхнең максаты- болында үсемлекләрнең ничек үсүе, моның өчен аларга бик куп яктылык кирәк булуы, үсемлекләрне таный һәм исемнәрен дөрес әйтә белергә, болын бөҗәкләре, аларның яшәү урыннары турында, табигатьтә кешенең роле, экологик культура тәрбияләү. Балалар белән шул темага кызыклы күзәтүләр һәм әңгәмә уздырылды. М. Пришвинның "Золотой луг", Л.Толстойның "Колокольчики мои" хикәяләрен укыдык. "Күбәләкләр” уенын уйнадык. Балаларга бөҗәкләрне карау бик бик кызыклы булды.