Центральная библиотека

"Иң кирәкле нәрсә - эш"

Бүген 11нче август көнне Бикбау авылы китапханәсендә балалар белән "Иң кирәкле нәрсә - эш" исемле әңгәмә уздырылды. И.Туктарның "Ялкау өчен ботка суынган" хикәясе укылды hәм уен итеп уйналды. Балаларның җәй көнендә әти-әниләренә, әби-бабайларына нинди эшләрдә булышулары турында сораштырылды. Ялкауларны халык гомер-гомергә яратмаган. Эш яратучы, хезмәт сөюче балаларны өлкәннәр хөрмәт иткән. hәркем хезмәттә катнашырга тиеш. Кеше эшенә карап торып кына тамак туймый. Ялкаулык сезгә беркайчан да юлдаш булмасын. Хезмәт бар җирдә генә муллык була. hөнәр белү - зур байлык ул, дип аңлатылды.