Центральная библиотека

"Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны"

Тат.Мөшеге авыл китапханәсендә 8 нче август көнне "Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны" дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Балаларга китапны ничек саклап тоту, әсәрләр нинди жанрларда язылу турында әңгәмә үткәрелде. Шулай ук "Мәкаль җыймыйм, акыл җыям" дип исемләнгән бәйге дә узды. Соңынан балаларга төрле жанрдагы әсәрләр тәкьдим ителде. Күренекле язучы, шагыйрь Равил Файзуллинның 75 яшьлек юбилее уңаеннан китап күргәзмәсе оештырылды.