Центральная библиотека

Ф.Миргалимовның 80 яшьлек юбилее

16 июль көнне авылыбыз шагыйре, 8 китап авторы Ф.Миргалимовның 80 яшьлек юбилеен Мияш бүәсендә билгеләп үттек. Шагыйрьне котларга районыбыздан бик күп җитәкчеләр килде: Минзәлә үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Ягьфарова Р.Н., мәдәният бүлеге җитәкчесе Минимуллин Л.Г., редакциядән Галиев Д.К., шулай ук авылыбыз җитәкчесе Мауҗиев.И.Р., "Тулбай жәүһәрләре" фольклор коллективы. Фәрит абыйның бик күп шигырьләре укылды, аның сүзләренә язылган "Байларым" җыры яңгырады. Фәрит абыйга тагы да иҗади уңышлар теләп, бик күнелле ял итеп өйләргә таралыштык.