Центральная библиотека

Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык көне

14 нче июльдә Тат. Мөшеге мәдәният йортында Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык көненә багышлап бәйрәм үткәрелде. Кичә мәктәп, мәдәният йорты һәм китапханә белән берлектә үтте. Кунак итеп 50 ел бергә гомер кичергән гаиләләр чакырылган иде. Аларга бик матур концерт программасы оештырылды. Китапханәдә "Гаилә бәхете-ил бәхете" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китап сөючеләргә гаилә тормышын ачык чагылдырган, гыйбрәтле тормышка дучар ителгән геройлар турында китаплар тәкьдим ителде.