Центральная библиотека

"Аллы-гөлле балачак"

Бүген, 1 июнь көнне, Дәвек авылы "Ләйсән" балалар бакчасында, Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, китапханә һәм клуб берлегендә, "Аллы-гөлле балачак" исеме астында Балалар Сабантуе узды. Урамда һава торышы начар булу сәбәпле, әзерләнгән уеннарны бүлмәдә уйнарга туры килде. Балалар бик теләп уйнадылар, бәйрәм азагында балаларга истәлекле бүләкләр таратылды. Бәйрәм "Нәниләребез! Сез булганда гына дөнья шундый матур, түгәрәк!" дигән сүзләр белән тәмамланды. 14 кеше катнашты: 9 бала, 5 олы кеше.