Центральная библиотека

"Бәхетле балачак"

1 июнь - Бөтендөнья балаларны саклау көне. Шул уңайдан Кадрәк авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә балалар сабантуе уздырды. Балалар төрле уеннарда катнаштылар. Рәхәтләнеп уйнадылар, биеделәр. Соңыннан акбур белән рәсем ясадылар. Һәр бала үзенең тәмле күчтәнәчен алды. "Бәхетле балачак" исеме астында күчмә күргәзмә әшләнеп балаларга тәкъдим ителде.