Центральная библиотека

"Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны"

27 май Бикбау авылы китапханәсендә балалар белән "Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны" исеме астында кызыклы сөйләшү уздырылды. Җәйге ялларда китап укуны онытмаска, таушалган китапларны ничек төпләргә кирәклеге өйрәтелде. Балалар җәйге ялларын ничек уздырырга җыенулары турында сөйләделәр. Балалар белән шигырьләр, әкиятләр укылды. Катнашты 6 бала, 2 зур кеше.