Центральная библиотека

Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел

15 сентябрь көнне татар драматургиясе классигы Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел булды. Аның әдәби мирасы, бигрәк тә сәхнә әсәрләре сәхнәдә яшәүләрен дәвам итәләр. "Сүнгән йолдызлар", "Американ", "Җилкәнсезләр", "Зәңгәр шәл" кебек әсәрләре бүген дә театр тамашачысына көчле тәәсир ясый, уйландыра. Югары Тәкермән китапханәсендә аның юбилеена багышлап китап күргәзмәсе оештырылды.