Центральная библиотека

«Ак әби»

Узган елның май аенда якташ язучыбыз Равил Сабырның «Рухият» Татнефть фонды ярдәме белән «Ак әби» китабы басылып чыккан иде. Бүген автор узе килеп бу китапның 50 данәсен Минзәлә үзәк китапханәсенә бүләк итте.
Мондый юмарт бүләк өчен китапханә хезмәткәрләре Равил әфәндегә һәм «Татнефть» хәйрия фондына зур рәхмәтләрен белдерәләр.
Равил Сабыр (Равил Расим улы Сабиров) — язучы, драматург, журналист. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2007 елдан), «Яңа татар пьесасы» бәйгесе лауреаты (2004, 2007), Туфан Миңнуллин премиясе лауреаты (2021).