Центральная библиотека

Халыкара балаларны яклау көне

#ГодпедагогаинаставникавРоссии
#ГоднациональныхкультуритрадицийвТатарстане
#Бикбуловскаясельскаябиблиотека
#Балаларныяклаукөне
1 июнь, гадәттәгечә, һәр елны Халыкара балаларны яклау көне буларак билгеләнеп үтелә. Безнең балалар өчен — ул һәрвакыт иң күркәм һәм иң көтеп алынган бәйрәм, чөнки мәктәпләрдә укулар тәмамланган һәм каникуллар башланган вакыт бу. Һәм һәрвакыт шулай булып калсын да! Ә без, өлкәннәр өчен, бу көн — балалар мәнфәгатьләрен тагын да яхшырак тәэмин итү өчен барысын да эшлибезме икәнен тагын бер кат дәүләтнең, җәмгыятьнең һәм безнең һәрберебезнең исенә төшерү көне ул. Безнең балалар тиешле белем һәм тәрбия алсын өчен, сәламәт булсыннар һәм һәрьяклап алга таба үссеннәр өчен без барысын да эшләргә тиеш. Иң мөһиме — балаларыбыз бәхетле һәм кешелекле булып үссеннәр. Бу — һәр гаиләнең һәм тулаем җәмгыятьнең олы бурычы. Шул уңайдан Бикбау авылы китапханәсе һәм мәдәният йорты балалар белән кызыклы чара уздырды, һәр бала җәйне ничек һәм кайда уздырачагы турында сөйләде һәм бергәләп төрле уеннар уйнадык, асфалътка рәсемнәр ясадылар.
Катнашты 9 бала