Центральная библиотека

"Пар балдаклар"

#Россиядәукытучыһәмостазелы
#Татарстандамиллимәдәниятләрһәмгореф - гадәтләрелы#Гаиләбәйрәме
#ЯңаМәлкәнавылкитапханәсе
13 май көнне Яңа Мәлкән мәдәният йортында гаилә көненә "Пар балдаклар" исеме белән бик матур бәйрәм чарасы узды. Бу чарага 50,60,65 ел бергә гомер кичергән парлар чакырылды:
Зәйнуллин Әзһәр абый белән Вәсилә апа гаиләсе-50ел(алтын туй)
Салихова Вазих абый белән Әнисә апа гаиләсе -60 ел( бриллиант туй)
Ахметшин Расих абый белән Зөһдә апа, Ахмәдуллин Назим абый белән Әнисә апа гаиләләре-65 ел( тимер туй)
Кешенең гомер агышын бизмәннәргә салып үлчәп булмый. Аның авыр- җиңеллелеген адәм баласы үзе генә белә. Ул вакытта һәрберсе ат кебек җигелеп көн күрүче була. Бу гаиләләр балаларын да үзләре үрнәгендә булдыклы,миһербанлы итеп тәрбияләгәннәр.
Бәйрәм барышында юбилярларга күп кенә котлаулар ишетергә насыйп була. Минзәлә районы башкарма коитетының ЗАГС бүлеге мөдире Куприянова А.П. район башлыгының Рәхмәт хатларын, истәлекле буләкләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырды. Җирле үзидарә җитәкчесе Нәҗметдинов З.И. җиткергән сүзләре, бүләкләре күңелләрен күтәреп җибәрде. Туганнары, балалары, оныклары, дуслары матур теләкләрен җиткерделәр .
Һәр парның гомер юлы белән таныштырып бардык, матур мизгелләре презентациядәге фотоларда чагылды. Үзешчән артистлар- Аухадиева Рая, үзем, "Чаткы" театры үзешчәннәре Гайсина Гөлнара, Шигапова Рәйсә матур жырлар,ч чыгышларын бүләк иттеләр.
Озак еллар бергә тормыш итүне элек-электән диңгез кичүгә тиңләгәннәр. Киң дәрьяда жил-давыллар булмый калмый. Менә аларга каршы торырлык ныклы ир канаты, сабыр холык белән эш йөрткән хатын-кыз булса, гаиләгә бернинди дә куркыныч янамый. Андый парларның янәшәбездә булуы-моңа дәлил булып тора.
Мин бу гаиләләргә гел шулай бер - берсенең кадерен белеп, дус - туганнары, бала - оныклары белән аралашып, ярдәмләшеп яшәүләрен телим.Бәхетләре гомерле булсын!