Центральная библиотека

"Якташлар иҗаты"

#годпедагогаинаставникавРоссии
#годнациональныхкультуритрадицийвреспубликеТатарстан
#ТатМушугинскаясельскаябиблиотека
#Россиядәукытучыһәмостазелы
#Татарстандамиллимәдәниятләрһәмгорефгадәтләрелы
#ТатМөшегеавылкитапханәсе
Туган як шагыйрьләренең әсәрләре аша укучыларга туган якка, туган җиргә, туган авылларына карата мәхәббәт, горурлык, хөрмәт хисе тәрбияләү максатыннан чыгып, Тат.Мөшеге мәдәният йортында мәктәп, мәдәният, китапхәнә хезмәткәрләре белән берлектә якташ шагыйрьләргә багышланган чара үтте.Минзәлә районында туып, иҗат итеп бай әдәби мирас калдырган шагыйрьләребез Гөлшат Зәйнашева, Рәшит Гәрәй, Салисә Гәрәева иҗатына багышланган презентация күрсәтелде. Китапханәче Сафина М. "Якташлар иҗаты" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.Кичәдә якташ каләм тибрәтүчеләр: Хуҗәмәт авылыннан, Рәшит Гәрәй исемендәге премия иясе Гүзәлия Исламова, Этрәкледән Гөлгенә Гилмуллина, Тат.Мөшегедән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлфирә Ханова, К.А.Смирнова исемендәге урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучы Раушания Ахметова катнашты.Алар тамашачыларны үзләренең иҗатлары белән таныштырдылар, шигырьләрен укыдылар. Әтрәкле авыл китапханәчесе Солтангалиева Илүзә авылдашларының иҗади җимешләре тупланган "Күңел хәтирәләре" исемле шигырьләр җыентыгын бүләк итте. Кичә концерт номерлары белән үрелеп барды. Бигрәктә Раушания Насруллинаның җырлавын яратып кабул иттеләр. Оч рашуны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Ахметова алып барды.