Центральная библиотека

Бөек Җиңүнең 78 нче язы

#Митинг2023#Спасибозапобеду#ГодучителяинаставникавРоссии
#ГоднациональныхкультуритрадицийвРеспубликеТатарстан
#Атряклинскаясельскаябиблиотека
#Митинг2023#Россиядәукытучыһәмостазелы#Татарстандамиллимәдәниятләрһәмгореф - гадәтләрелы
#Әтрәклеавылкитапханәсе
Быел Бөек Җиңүнең 78 нче язын каршылыйбыз. Инде ул михнәтләрне кичергән абый - апаларыбыз да бик әз ген калып баралар. Бүгенге көн яшьләре, балалар, бәлки ул чорның газап - авырлыкларын аңлап та бетермиләрдер, ләкин аларда хөрмәт хисләре һичшиксез, тәрбияләнергә тиеш.
6 май көнне, авылыбыз һәйкәле тирәсендә тантаналы митинг үткәрелде. Үзенең изге вәгазьләре белән имам - хатыйп Ахметов Рифкать абый ачып җибәрде. Минзәлә мәгариф бүлеге җитәкчесе Петраев Л. В., авыл җитәкчеләре килгән кунакларны, тыл ветераннарын бәйрәм уңаеннан котладылар. Балалар үзләренең шигъри котлауларын җиткерделәр. Яудан кайтмый калганнар хөрмәтенә венок һәм чәчәкләр салынды.
Бүгенге көндә Украина җирендә бара торган хәрби операциядә катнашучы ир - егетләребезнең исән - имин әйләнеп кайтуларын, якыннарына ныклы сабырлыклар теләп, күкләребезнең аяз булуын, илләребезнең тыныч булуын теләп калабыз.