Центральная библиотека

«Карга боткасы»

#ГодпедагогаинаставникавРоссии
#Россиядәукытучыһәмостазелы
#ГоднациональныхкультуритрадицийвРеспубликеТатарстан
#Татарстанреспубликасындамиллимәдәниятләрһәмгорефгадәтләрелы
#НаратлыКичускаясельскаябиблиотека
#НаратлыКичүавылкитапханәсе
Татар халык календарендагы иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәрнең берсе, һичшиксез, «Карга боткасы» бәйрәме. Халкыбыз үз йола бәйрәмнәрендә туган илгә, туган халыкка, туган җир табигатенә, табигатьнең бер өлеше булган кошларга мәхәббәтен, дан җырлавын күрсәтә.
Шуның өчен карлар эреп ташулар киткәч, халык зурлап, чәчүләр алдыннан ел мул, ашлык күп булсын өчен дип бәйрәм ясый торган булганнар. Аны "Карга боткасы" дип атаганнар.
Без дә авыл балалары, кунакка кайтучы балалар белән «Карга боткасы» уздырдык. Башта карга боткасы турында сөйләшеп алдык, аннан күңелле уеннар уйнадык. Халкыбызның иң таралган «Түбәтәй», «Чума үрдәк, чума каз» уеннары, йомырка белән йөгерү балаларның күңелләренә хуш килде. Ә соңыннан ботка ашадык. Максат: татар халкының милли йола бәйрәмнәрен, уеннарын өйрәнү, истә калдыру. Катнашты: 17 бала, 7 олы кеше.