Центральная библиотека

"Карга боткасы"

#ГодпедагогаинаставникавРоссии
#Россиядәукытучыһәмостазелы
#ГоднациональныхкультуритрадицийвРеспубликеТатарстан
#Татарстанреспубликасындамиллимәдәниятләрһәмгорефгадәтләрелы
#Деуковскаясельскаябиблиотека
#Дәвекавылкитапханәсе
Ямьле, матур язны җылы яклардан каргалар алып килә дип ышанганнар. Чөнки яз көне март азакларында каргалар кайтканда яз җиткән. Шуның өчен карлар эреп ташулар киткәч, халык зурлап, чәчүләр алдыннан ел мул, ашлык күп булсын өчен дип бәйрәм ясый торган булганнар. Аны "Карга боткасы" дип атаганнар.
Без дә "Ләйсән" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән карга боткасы уздырдык. Башта карга боткасы турында сөйләшеп алдык, аннан күңелле уеннар уйнадык. Ә соңыннан ботка ашадык. Катнашты: 4 бала, 3 олы кеше.