Центральная библиотека

«Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!”

«Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!” – Минзәлә үзәк китапханәсендә шигърият бәйрәме.
Бүген, 26 апрель көнне, үзәк китапханәдә татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган районкүләм шигырь сөйләүчеләр бәйгесе булып үтте.

Килгән һәркем үзе яраткан Тукай шигырьләрен һәм Тукай иҗатына багышлап үзләре язган әсәрләрен укыды: Сизова Гөлназ Вадимовна, Мухаметов Камил Рамилевич, Гайсин Алмаз Илнурович, Агадуллин Булат Радикович (медучилище), Алышева Варвара Сергеевна (педагогия көллияте), Гайнетдинова Рәзинә Хаматулловна (Бикбау), Исламова Гүзәлия Вилеевна (Хуҗәмәт), Равилова Зөлфия Асхатовна (Яңа Мәлкән), Кирамова Амилия Фаргизовна (Николаевка), Мордвинова Эльза Георгиевна (Яңа Маҗын), Альмиева Фәйрүзә Марсовна (Иске Маҗын), Хаматшина Әлфия Асгатовна (Югары Тәкермән), Газизова Венера Шафкатовна (Тулбай), Гиздуллина Роза Рауфовна (Минзәлә), Калинина Рәвия Гатаулловна (Минзәлә), Сагдатуллина Гамилә Габдулхайевна (Аю), Ахметова Әлфия Фатхулловна (Тат. Мөшеге), Ахметова Айзилә Рәсүловна (Урыс), Шатунова Эльмира Габделахатовна (Югары Юшады), Бекмурзина Марина Викторовна (Калтак).

Күпкырлы талант ияләре Шайхуллин Расих Шайдуллович (Әтрәкле авылы), Петрова Ләйсәния Муллануровна (Кадрәк), Белякова Айгөл (медучилище) башкаруында Габдулла Тукай сүзләренә язылган җырлар яңгырады.

Чыгышларны төрле номинацияләрдә Минзәлә районының күренекле шагыйрәләре Федотова Сәхия Галәлетдиновна, Гимаева-Титова Раушания Зәйнәгетдиновна, “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Минзәлә-информ” каршында эшләп килүче “Сибелә чәчәк” әдәби берләшмәсенең җитәкчесе Пучкова Наҗия Фатхулловна бәяләде.
Җырлап торган Тукай теле, гаҗәеп бай Тукай иҗаты! Чиксез Тукай рухы! Тукай теле - туган телебез! Бүген бу телдә кошлар сайрый сыман, иген үсә сыман.Бүген шушы илаһи телдә без сөйләштек тә, җырладык та. Әйе, еллар үткән, ара ерагайган саен, Тукай шәхесе безгә якыная, кадерлерәк була бара.
Кичәбез, аралашулар ешрак булсын иде дигән изге теләктә, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның «Туган тел» җырын күмәк башкару белән тәмамланды.