Центральная библиотека

,,Карга боткасы"

#ГодучителяинаставникавРоссии
#ГоднациональныхкультуритрадицийвРеспубликеТатарстан
#Каргаботкасы
#Кузембетьевскаясельскаябиблиотека
#Россиядәукытучыһәмостазелы
Хуҗәмәт авыл китапханәсе халкыбызның иҗатын, гореф-гадәтләрен өйрәнү һәм кызыксынучанлык хисе тәрбияләү максатыннан ,,Карга боткасы" бәйрәме оештырды. Бәйрәмебезнең башы йоласына туры китереп, өйдән өйгә кереп, күкәй, ярма, шикәр тоз җыю белән башланып китте.Ботка пешкән арада балаларга,, Карга боткасы"ның килеп чыгу тарихын аңлаттык. Яз турында мәкальләр, табышмаклар әйтелде.
,, Буяу сатыш", ,, Алдавыч", ,, Санамыш" уеннары уйнадык.
Ботка әзер булган җиргә кара каргалар да килеп җиттеләр Карга боткасы белән сыйланганнан соң ашаганнан калган ботканы каргаларга калдырдык.
Балаларыбыз бәйрәм хисе, күңел күтәренкелеге белән таралыштылар.
Катнашты : 9 бала 2 зур кеше
Соблюдая национальные традиции татарского народа, сегодня для детей села было проведено игровое мероприятие «Воронья каша». Дети играли в народные игры, пели, плясали, а в конце угостились вкусной кашей и получили сладости.