Центральная библиотека

Тантана

Бүген күренекле татар шагыйре Илдар Юзеевның тууына 90 ел тулуга һәм “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыятенең “Мәйдан” журналы белән Татарстан Республикасының Язучылар берлеге гамәлгә куйган әдәби бүләк – Илдар Юзеев исемендәге премияләр тапшыруга багышланган тантана узды.

Бәйрәм Илдар аганың тормыш юлы белән таныштырган фильмнан башланып китте. Дәрәҗәле Чаллы һәм Казан кунаклары чыгыш ясады. Бәйрәмдә шагыйрьнең якты истәлегенә шигырьләр, җырлар яңгырады.

Премиягә быел “Мәйдан” әдәби-нәфис, иҗтимагый журналында 2022 нче елда дөнья күргән шигырьләр циклы һәм актив әдәби-иҗтимгый эшчәнлеге өчен язучы Әлфия Мирзанур кызы Ситдыйкова, 2022 елда басылып чыккан чәчмә әсәрләре һәм актив әдәби-иҗтимагый эшчәнлеге өчен Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар язучысы – Хисаметдин Шәрәфетдин улы Исмәгыйлев лаек дип табылды.

Шулай ук, Илдар Юзеев исемендәге премия “Мәйдан” журналын яшәтүгә, абруен күтәрүгә һәм милли рухиятебезне үстерүгә керткән күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен язучы Рәшит Гаффар улы Бәшәровка, Мәйдан” журналына озак еллар дәвамында ярдәм күрсәтүе өчен Яр Чаллы шәһәре Сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директоры Фәрид Рәшид улы Бәшәровка бирелде.

Кичә Чаллының 39нчы өр-яңа мәктәбенең концертлар залында узды. Кичәнең сценарий авторы Лилия Гыйбадуллина.