Центральная библиотека

"Чернобыль афәтенә – 37 ел"

#ГодучителяинаставникавРоссии
#ГоднациональныхкультуритрадицийвРеспубликеТатарстан
#Подгорнобайларскаясельскаябиблиотека
#Россиядәукытучыһәмостазелы
#Татарстандамиллимәдәниятләрһәмгореф-гадәтләрелы
#Тауастыбайларавылкитапханәсе
#Чернобыльафәте
26 апрель- Россиядә дөньякүләм тарихта иң куркыныч даталарның берсе - Чернобыль атом электр станциясе һәлакәтенә 37 ел тулуны билгеләп үтәбез. Шул уңайдан Тауасты Байлар авыл китапханәсендә "Чернобыль афәтенә – 37 ел" дип исемләнгән информацион сәгать үткәрелде. Балаларга атом, аның килеп чыгу тарихы, Чернобыль фаҗигасенең нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирелде. Шулай ук "Чернобыль 1986 годы" дигән документаль фильм карадык. Бу фаҗигаләрне бетерүдә катнашкан кешеләрнең хезмәте – чыннан да зур батырлык. Аларның берсе дә онытылмасын, һәрберсе тиешле хөрмәтне күреп яшәсеннәр иде. Кеше язмышларын җимерүче андый һәлакәтләр бүтән беркайчан да кабатланмасын иде дигән теләктә калдык.