Центральная библиотека

"Хуш киләсең, Нәүрүз"

#ГодПедагогаиНаставникавРоссии
#ГодНациональныхКультуриТрадицийвТа тарстане
#Подгорнобайларскаясельскаябиблиотека
#Нәүрүзбәйрәме
Март ае – яз башы, бик матур ай. Бу ай озак заманнар буе яңа елның беренче ае булып йөргән. Язның көн белән төн тигезләшкән вакыты 21 – 22 март – Нәүрүз бәйрәме буларак билгеләнеп үтелгән. Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Без бүген мәдәният йорты белән берлектә "Хуш киләсең, Нәүрүз" дигән бәйрәм чарасы үткәрдек. Бәйрәмгә яз кызы гүзәл Нәүрүзбикә үзе дә килде. Алар Кыш бабай белән тылсымлы таякны бик озак тартышты. Соңыннан Кыш бабабыз үзенең эстафетасын Нәүрүзбикәгә тапшырып, изге теләкләрен теләп, юлга кузгалды.
Шулай ук бәйрәмебездә көн белән төн дә катнашты. Алар да үзләренең бик матур теләкләрен җиткерде. Бәйрәмебез төрле кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Нәүрүзбикәне кайнар коймаклар белән каршы алдык. Бәйрәмебез бик күнелле булды, чәй табыны янында тәмамланды.