Центральная библиотека

"Керәшен җорты"

#МиллиМәдәниятләрhәмгореф-гадәтләрелы#
#Укытучыhэмостазларелы
#ЯңаМәлкәнавылыкитапханәсе
Соңгы елларда милләтебезнең үткәне, тарихы белән кызыксыну артты. Мәдәният йортының бер бүлмәсенә "Керәшен җорты" исеме белән булган музейны без халыкның яшәеше, милли үзенчәлекләре белән якыннанрак таныштыруны күздә тотып оештырдык. Биредә милләтебезнең милли йөзен билгеләүче, халкыбызның үткәнен, гореф – гадәтләрен, хезмәтен чагылдыручы материаллар тупланган. Шулай ук музейның бер почмагында мәктәп материаллары тупланган. Музейга кече яшьтәге мәктәп балалары бик теләп тартыла. Менә бүген музейда "Ләйсән" балалар бакчасы балалары кунакта булдылар. Балаларны экспонатлар белән таныштырдым, бик кызыксыналар, сораулар бирәләр. Сәке, чабагач, гөбе, күмер үтүге кебек әйберләр балаларда зур кызыксыну уята. Һәрберсенең кайда һәм ничек кулланылуы турында беләселәре килә.