Центральная библиотека

Әхмәт Фәйзинең тууына 120 ел

#Россиядәукытучыһәмостазелы
#Татарстандамиллимәдәниятләрһәмгорефгадәтләрелы
#Тулбайавылыкитапханәсе
Татар әдәбиятының күренекле вәкиле,шагыйрь, прозаик, драматург, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм публицист Әхмәт Фәйзи (Әхмәт Әхмәтсафа улы Фәйзуллин) 1903 елның 11 мартында Уфа шәһәрендә итек тегүче гаиләсендә дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлагач, Әхмәт Фәйзине Ырынбурдагы Шәрык педагогия институтына укырга җибәрәләр. Ул анда яшь татар язучылары түгәрәгендә актив катнаша, Муса Җәлил белән очраша һәм дуслаша.Әдәби иҗатын Тукай һәм Гафури поэзиясе тәэсирендә башлаган Фәйзи сугышка кадәрге чорда ук үзен матур әдәбиятның төрле жанрларында актив эшләүче күпкырлы талант иясе итеп таныта.
Әхмәт Фәйзинең тууына 120 ел уңаеннан китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды. Китап укучыларга тәкьдим ителде.