Центральная библиотека

"Сөембикә"

#Россиядәукытучыһәмостазелы
#Татарстандамилли мәдәниятләрһәмгорефгадәтләрелы
#ЮгарыЮшадыавылкитапханәсе
110 еллыгын билгеләп үтүче "Сөембикә" - хатын-кызларның бөтентатар айлык иҗтимагый-сәяси һәм әдәби-нәфис журнал. Ул Татарстанның визит таныкламасы. Журналны бүгенге көндә дөньяның татарлар яши торган барлык төбәкләрендә дә яратып укыйлар. 14 мартта Югары Юшады авыл китапханәсендә "Ханымнар" берләшмәсенә йөрүче китап укучылар белән очрашу узды. Китапханәче журналның бай тарих, эчтәлеге белән таныштырды. Катнашучылар басылып чыккан мәкаләләрне, хикәяләрне бик кызыксынып укыдылар.
Катнашты 5 кеше.