Центральная библиотека

Нурлы йөзегездә яз яме

#ГодПедагогаиНаставникавРоссии
#ГодНациональныхКультуриТрадицийвТа тарстане
#Подгорнобайларскаясельскаябиблиотека
Җылы кояш нурларына төренеп язның беренче ае - март та килеп җитте. Барыбызга да билгеле, әлеге айның иң матур, иң олы бәйрәме - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне. Без бүген мәдәният йорты белән берлектә "Нурлы йөзегездә яз яме" дигән бик тә кызыклы чара үткәрдек. Бәйрәмебезгә авылыбызның иң уңган, иң тырыш ханымнары чакырылган иде. Алар үзләрен төрле яктан сынап карадылар, төрле ситуацияләрдән чыктылар. Бәйрәмебез җыр-бию, уен-көлке белән үрелеп барды. Барлык тамашачыларга да, барлык катнашучыларга да бәйрәмебез бик охшады, чәй өстәле янында тәмамланды.