Центральная библиотека

"Без-Мәлкән киленнәре "

#Россиядәукытучыһәмостазелы
#ТатарстанРеспубликасындамиллимәдәниятләрһәмгореф-гадәтләреелы
#ЯңаМәлкәнавылкитапханәсе
7 март көнне Яңа Мәлкән авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә оештырган "Без-Мәлкән киленнәре " дигән бәйрәм концерты тулы зал белән үтте. Авылыбыз халкы элек-электән үзенең кайгысын да, шатлыгын да җыр белән әйткән. Туйлар, мәҗлесләр җырлар белән үрелеп барган. Авылыбызга килен булып төшкән уңган кызларыбыз да җыр-моңга гашыйк икәннәрен күрсәттеләр.Бу бәйрәм кичен үзләренең моңлы да, дәртле дә җырлары белән авылыбыз киленнәре Нәркизә Петрова, Әлфинур Сизова, Гөлзадә Газизова, Зөлфия Равилова бизәде.
Дусай-Кичү авылы клубында эшләп килүче"Чаткы" театры үзешчәннәре Гайсина Гөлнара белән Шигапова Рәйсәдән башка бер генә бәйрәм кичәсе дә узмый. Алар "Мунча ташы"ннан "Оныкны туган көнгә озату" скетчын куйдылар. Нәни сандугачыбыз Миләүшә Сизованың җырлавы, Сөмбел Сизованың биюе, Ислам Газетдинов Әниләргә багышланган шигырен сөйләп, җыр белән дәвам итте. Шулай ук биюче яшь егетебез Рөстәм Буранов бәйрәм кичен рус егетләре биюе "Яблочко" белән тамашачыларыбызны әсир итте. "Мәлкәнәй" халык фольклор коллективының алыштыргысыз егетләре җырлаганда, тамашачылар да кушылды. Зал тоташ моңга күмелде.