Центральная библиотека

"Кышкы чорда куркынычсызлык кагыйдәләре"

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#125летМензелинскойМЦБ#юбилей
#Әтрәклеавылкитапханәсе
Кышкы чор үзенчә матур : саф һава, бөтен дөнья сихри ап -ак карга күмелгән. Безнең як табигатенең кышы әнә шундый якты төсләргә бай. Шушы сихри матурлык эчендә безне күп кенә күңелсез очраклар да сагалап тора шул : салкын тидереп авырулар, өшүләр, таеп егылып имгәнүләр, балаларның шуклыклары нәтиҗәсендә бәхетсезлекләр, һ.б.
Китапханәдә "Кышкы чорда куркынычсызлык кагыйдәләре" исемле күргәзмә оештырып куелды һәм укучылар белән әңгәмә үткәрелде. Мәдәни җомга, Ватаным Татарстан, Сабантуй газета - журналларыннан мәкаләләр белән, имгәнү - җәрәхәтләнү ләрдән саклану кагыйдәләре белән таныштырылды.