Центральная библиотека

"Батырлыгың мәңгелек, исемең билгесез..."

ГодкультурногонаследиянародовРоссии
#Годцифровизациивреспубликетатарстан
#125летМензелинскийМЦБ #юбилей
#Аюскаясельскаябиблиотека
Аю авыл китапханәсе "Билгесез солдат" көненә багышлап, "Батырлыгың мәңгелек, исемең билгесез..." дип исемләнгән чара үткәрде. Китапханәче Аю авыл җирлегеннән Бөек Ватан сугышына киткәннәр турында мәгълүмат бирде. Чарада катнашучылар үзләренең Бөек Ватан сугышында һәлак булган, билгесез югалган туганнарын искә алдылар. Аю авыл җирлеге буенча төзелгән “Хәтер китабы”ннан, яу кырларында хәбәрсез югалган Аю, Маткауш, Ружеевка, Степановка авылларыннан киткән сугышчыларның һәрберсен исемләп атап чыгып, бер минут тынлык белән искә алдык.
Бүгенге көндә һәркем өчен иң кадерле, изге теләкләр белән, дөньялар тыныч, гаиләләр имин булсын, беркемгә дә сугыш хәсрәтләре килмәсен, диеп чараны йомгакладык.
Максат: Бөек Ватан сугышы кырларында хәбәрсез югалганнарны искә алу.