Центральная библиотека

"Спидка юл юк"

#Россиядәхалыклармәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#Тауастыбайларкитапханәсе
#Спидкакаршыкөрәшкөне
1 нче декабрь - Бөтендөнья спидка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан без бүген авылыбыз яшьләре белән берлектә "Спидка юл юк" дип исемләнгән әңгәмә үткәрдек. Китапханәдә бу темага китап күргәзмәсе дә әзерләнде. Газета битләреннән спид турында гыйбрәтле хәлләр укыдык, фикер алыштык.
Максат: Спид кебек афәтләрнең ничек куркыныч булуын аңлату, статистик мәгълүматлар белән таныштыру, ихтыяр көче булу, кешегә иярмичә - үз җавабыңны төгәл әйтә белү кирәклеге аңлатылды.