Центральная библиотека

"Безнең тормышта СПИДка урын юк!"

#Россияхалыкларыныңмәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#125летМензелинскойМЦБ#юбилей
#Әтрәклеавылкитапханәсе
Кешелек тарихында бик күп чирләр килеп чыккан, эпидимияләр булган һәм бик күп гомерләр өзелгән. Цивилизация белән бергә тормышларга килеп кергән ВИЧ - инфекциясе бүгенге чорда бик актуаль проблема булып тора. Аның аркасында, бигрәк тә яшьләребезнең гомерләренең озынлыгына куркыныч яный. СПИД - ул ВИЧ инфекциясенең соңгы стадиясе. Инде бу гасыр афәте турында күп языла, күп сөйләнелә. Ләкин проблема һаман кала бирә. Тәртипсез яшәү рәвеше, үз - үзең, һәм якыннарың алдында җавапсызлык, иртәгәге көн турында матур итеп планнар кора белмәү, гомумән тормышка әзерлексез караш - менә шундый авыр чирләр килеп чыгуга, шундый ямьсез нәтиҗәләргә китерә дә. Бу гасыр афәте булган чир безнең арага кермәсен, таралмасын дигән теләк белән, профилактика чарасы итеп, китапханәче "Безнең тормышта СПИДка урын юк!" дигән буклетлар таратты.