Центральная библиотека

"Әниләргә дан җырлыйбыз..."

#ГодкультурногонаследиянародоввРоссии
#ГодцифровизациивРеспубликеТатарстан
#125летММЦБ
#Юбилей
#Верхне-Юшадинскаясельскаябиблиотека
Ноябрьнең соңгы якшәмбесе - Әниләр көне буларак үткәрелә. Шул уңайдан Югары Юшады авыл китапханәсендә "Ханымнар" берләшмәсенә йөрүчеләр белән "Әнием-алтыным" кичәсе уздырдык. Әниләргә багышланган шигырьләрне, җырларны искә төшердек, төрле бәйгеләр дә бик теләп катнаштылар. Шулай ук "Әниләргә дан җырлыйбыз..." күргәзмәсендәге китап, журналлар тәкъдим ителде. Бәйрәм кичәсе бик күңелле узды.Аналар көне уңаеннан барлык хатын-кызларга саулык-сәламәтлек, озын гомер, хәерле, бәрәкәтле тыныч тормышта, җан тынычлыгы белән яшәүне телибез. Җир йөзендәге һәрбер ана кеше балалары өчен сөенеп, куанып, бәхет-шатлыкка күмелеп яшәсен дигән теләктә калабыз