Центральная библиотека

"Әни дигән назлы сүз"

#Россиядәхалыкларныңмәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#125летМензелинскойМЦБ
#юбилей#Аналаркөне
#Әтрәклеавылкитапханәсе
Җир йөзендәге иң кадерле кешеләр алар - Аналар, чөнки дөньяга сабыйларны бүләк итеп, аңа бар күңел җылысын, мәрхәмәтен биреп зур бер Кеше тәрбияләп үстерәләр алар. Һәм Аналар бәйрәмен зурлап үткәрү бик урынлы. Әтрәкле Мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Әле ярый җирдә Әни бар" исемле бәйрәм чарасы үткәрелде. Китапханәдә "Әни дигән назлы сүз" исеме белән китап күргәзмәсе укучыларга тәкъдим ителде. Матур шигъри котлаулар белән җыр - биюләр үрелеп барды. "Балага исем кушу" йоласы сәхнәләштереп күрсәтелде. Һәм иң дулкынландырган өлеше - бүгенге көндә армия сафларында һәм мобилизация буенча хезмәт итүче ир - егетләребезнең әниләрен сәхнә түренә чакыру булды. Барлык авылдашларыбыз исеменнән, егетләребезнең сау - сәламәт булып, тиз арада исән имин генә кайтуларын теләдек.
Җир йөзендәге һәрбер әни кеше балалары өчен сөенеп, куанып, бәхет - шатлыкка күмелеп яшәсен дигән теләктә калабыз.