Центральная библиотека

"Кошларга ярдәм итик"

#Россиядәхалыклармәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#югарытәкермәнкитапханәсе
Югары Тәкермән авыл китапханәсендә "Табигать дуслары" экологик клубының чираттагы утырышы үтте. Бүгенге утырыш бездә кышлаучы кошларга багышланган иде.
Укучылар өчен "Кошларга ярдәм итик" дигән китап күргәзмәсе ясалды, китапханәче бездә кышлаучы һәм күчмә кошлар турында, аларга карата сакчыл карау, кышын ярдәм итәр өчен җимлекләр ясау, җимлеккә нинди ризыклар салырга яраганын аңлатты.
Укучылар кошларга багышланган презентация карап белемнәрен ныгыттылар, яраткан кошларының рәсемнәрен ясадылар, ясаган җимлекләрен кошларга элделәр.